
"Бәхет кошым кайларда"
7 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 -Ий, бахыр, син дә күргәнсең икән күрмәгәнеңне. Сөйлә, әйдә, сөйлә. Эчеңне бушат. Психиатр врач та әйтә бит әнә, эчегезгә җыймагыз бар проблемаларыгызны. Вакытында врачларга барырга кирәк. Безгә килеп эләккәч, соң инде ди бит. - Түр караватта яткан хатын үз язмышын ачып салырга ашыкмаса да, башкаларга сүзе я киңәше белән сүз башлап җибәрергә ярдәм итә иде. Бу юлы, әйтерсең дә, сазлыкта тыгылып, якты җир өстенә агып чыгарга тилмереп яткан чишмәләр кебек, хатыннар ачылыбрак сөйләшә башлады. -Аны син әйтәсеңме, минме?! - бу юлы Флүзә, Фәния тагын сөйли башлаганчы дигәндәй, үз тормыш юлын палатадаш хатыннарга ачып салырга булды. - Минем дә монда килеп эләгүем шул барысын да эчемдә саклаганга инде, әйе. Менә мин дәрәҗәле укытучы, авылда гына түгел, районда гел мактап телгә алалар. Үрнәк гаилә дип безнең гаиләне башкаларга үрнәк итеп күрсәтәләр. Ә минем җаным, күңелем телиме андый тормышны, макталасым киләме минем, бәхетле булып күренү өчен, елыйсым килгәндә дә, елмаясым киләме? Анысы беркемне дә кызыксындырмый. Иң мөһиме тирә- яктагыларга шоу ясалсын, театр , ясалма театр бит ул минем тормышым. -Флюза, ты же говорила, что прожила хорошую жизнь, никаких бед и проблем не было…. -Әй, Валя,Валя! Тыңлыйсызмы? Гомеремдә якыннарымның берсе дә белмәгән серләремне сезгә чишимме? Чишәм. Сез дә минем кебек үк авырулар бит. Кешегә чыгып сөйләсәгез дә сезнең берегезгә дә кеше ышанмаячак. Чөнки без барыбыз да психик авырулар.
Сылтамалар:
232
0