
Әдәбимарафон2025 7нче көн
МӘРХӘМӘТЛЕ БУЛЫП ЯШИК! Мәрхәмәтле булыйк яшәгәндә, Гомерләр бит шуңа бирелә. Ярдәм итеп яшик кешеләргә, Мәрхәмәтле чирдән терелә. Үз ит якыннарны исән чакта, Исәнлекнең белеп кадерен. Фани дөньяларда яшибез бит, Теленмәсен соңрак бәгырең. Төрле җепләр бәйли араларны, Бар дусларың,якын танышлар. Кадерләрдә яшик барыбыз да Йөзебезгә чыгып балкышлар. Рәнҗетмичә яшә башкаларны, Ачуыңда тешлә телеңне. Хата эзләмә дә кешеләрдән, Белә алып башта үзеңне. Зарланырлык урын юк бүгенгә, Барысы да синең үзеңнән. Матур яшә игелекләр кылып Наз сибелсен көләч йөзеңнән. Яңгыр яусын тәрәзә артында, Суык булсын тышта,урамда. Тик өеңдә һәрчак учак янсын, Ә ашлыгың булсын бураңда. Матурлыкка ниләр җитә икән, Гүзәллектә дөньяның тәме. Күңел тынычлыгы телим сезгә, Шуңарда бит яшәүнең яме. Ходай биргән гомерләрне үтик, Ипле яшик, исән-саулыкта! Күңелләргә гамәл туры килеп, Бергәләшеп, рухи байлыкта! Фирдат Валеев
597
0