
7 нче көн #әдәбимарафон2025
Зөлфәт ХӘКИМ. Җир әсире. Повесть (7) Хәсән абый белән Халидә апага Галиянең сөйләгәннәрен ишетү — аяз көндә яшен сугып, күкнең җиргә җимерелеп төшүен күрү белән бер булды. Барысын да: үзенең Казанда бәлагә дучар булып үлем турында уйлап йөргәнен дә, урманда качкынның язмышы, аның Гөлчәчәге, әнисе хакында да искитәрлек тынычлык белән сөйләп бирде Галия. Аның тынычлыгының сәбәбе «Бәлки ничек тә булса хәл ителер» дигән өмет белән бәйле иде. Халидә апа бу кадәр авыр яңалыкны күтәрә алмады, авырып урын өстенә ятты. Хәсән абый исә, берничә коточкыч вакыйга бергә тыгыз бәйләнгәнлектән, кызының сөйләгәннәренә тиз генә төшенә алмый интекте. Әлбәттә, ата өчен дә, ана өчен дә кайгыларның иң зурысы — Галиянең Казанда мәсхәрәләүгә дучар булуы иде. — Ник милициягә хәбәр итмәдең? — диде Хәсән абый ниһаять. — Оялдым, —диде Галия, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп. — Ә качкын турында нишләп безгә алданрак әйтмәдең? — Курыктым. Шушы ике сорау һәм ике җаваптан соң өйдә авыр тынлык урнашты. Тынлыкны Галия бозды. — Әтием,— диде ул, өстәл артында башын куллары белән кысып утырган ата янына килеп,— Шамил җинаятьче түгел... Ул минем кебек җәберләнгән кыз өчен үч алган кеше.— Галиянең дулкынлануы менә шушы сүзләрне әйткәндә генә башланды. Халидә апа көч-хәл белән торып утырды. — Әй кызым, кызым,— диде ул сыкранган тавыш белән,— сизенгән иде аны күңелем... Галия әнисе янына утырып, аны иңнәреннән кочып алды. — Әнием! Йорт эченә кайгы тулды. Кайгы йортның һәр почмагына, һәр ярыгына тулды, өйнең һәр әйберенә сеңде. Йорт кайгыдан кечерәеп, бөр¬шеп калды. Ата белән ана бердәнбер кызлары өчен кара көеп утырганда, Галия Шамилгә ярдәм итү хакында сүз башларга җөрьәт итә алмый җәфаланды. «Мөгаен, каршы килмәсләр,— дип уйлады ул,— күршеләр белән бер гаилә кебек тату яшиләр ләбаса, Шамилне яшереп тоткан
306
0