
Гөлнур Айзат "Китмә!"
7 нче көн. #әдәбимарафон2025 Артта калган гомер юлын хәтереннән инде меңенче кат уздырып, яшьле күзләрен сөртеп алды да, Миләүшә, култык таякларын биленә берничә сөлге белән уратып, ныклап бәйләп куйгач, он иләргә кереште. Никах табынына чәкчәк пешерәсе килә. Әллә нишләп тәне тыңламый. Киченнән иренең өстәл янында әйткән сүзләре бер генә минутка да уеннан чыкмый. – Миләш, миңа рәнҗерлегең юк. Мин сине гомер буе кулымда күтәреп йөрттем. Инде улларыбыз үсеп җитте. Олысының әнә баласы туарга тора. Кечкенәбез дә менә-менә башлы-күзле булырга җыена. Күптән әйткән сүзем бар: «Төпчек улыбызны аякка бастыргач, өйләндергәч, мин Сабирәгә торырга күчәм», – дигән идем. Аз гына булса да тулы ир бәхете кичереп яшисем килә. Туйны уздырышырмын мин, әмма улыбызның никах киченнән соң, йортны улыбыз белән сиңа калдырып, Сабирә янына китәрмен. Ул да бит мине көтеп гомерен ялгызы уздырды. Хыянәт итмәде, уртак җимешебезне үстерде. Кызыбыз Айсылуга берничә көннән унсигез яшь тула. Аңла син мине, Миләш... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлнурАйзат #Китмә #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
285
0