7 нче көн. Оныту. ФәнәвисДәүләтбаев

7 нче көн. Оныту. ФәнәвисДәүләтбаев

7 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Оныту Кайда уйның очы, нидән башлыйм? - Теләдем бит нидер әйтергә. Уйлаган уй тел очында гына, Тик нишләптер төшми хәтергә. Баштан чыккан, тәмам онытылган Уйлар гына булса иде дим... Исемнең дә хәтта истә тугел, Онытканмын, иркәм, сине мин. Онытылган, барда онытылган Кирәк түгел хәтер яңарту. Әй сөеклем, юк, исемә төшми- Онытылган сине ярату. Онытылган инде, онытылган, Кирәкме соң кабат таныту? Соңгы сүз шул, иркәм, сиңа да, дим, Кирәк булыр мине оныту... #ФәнәвисДәүләтбаев #Оныту #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

571

0