6 нче көн. Югалма. ФәнәвисДәүләтбаев

6 нче көн. Югалма. ФәнәвисДәүләтбаев

6 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Югалма Күңелемдә сөя алам сине, Назлый алам бары хыялда. Күктә талпынучы бәхет кошым, Уйларымнан гына югалма! Хыялымда гына булса да кил, Мәхәббәткә илтер юл барда. Яратырга соңардың шул, димә, Югалма син, иркәм, югалма! Назлы карашыңны тойган саен, Тиккәме соң күңел юана. Соң булса да уң булсын дип яшә, Югалма син миннән, югалма! Җан сусаган тансык мәхәббәткә Киртә түгел икән еллар да. Зинһар өчен, иркәм, тормышымнан Югалма син, берүк югалма!

Тэглар:

239

0