5 нче көн. Онытма. ФәнәвисДәүләтбаев

5 нче көн. Онытма. ФәнәвисДәүләтбаев

5 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Онытма Безнең инде бар да артта диеп, Хисләренеңне, иркәм, суытма. Күңелеңдә сүрелмәс бер учак, - Мәхәббәттнең барын онытма. Мәхәббәттә, абайламыйча, иркәм, Хыянәткә берүк юлыкма. Гомерлеккә сиңа тугры калган Сөйгән ярың барын онытма. Назларыңа синең гел сусаган Сөю гөлен, иркәм, корытма. Еллар үтеп ара ерагайса, Ул назларны, иркәм, онытма. Инде юатырга моңга калсаң, Әверелсә сагыш болытка... Сиңа тәүге сөю бүләк иткән Гүзәл яшьлегеңне онытма.

Тэглар:

574

0