
6 нчы көн.Нәбирә Гыйматдинова "Мәхәббәттә гөнаһ бар "
#әдәбимарафон2025 Алия, күрәчәге белән шаярткан төсле, машина янына килеп, тәрәзәсенә муенын сузды... Шуннансоң Гыймраннар очына төшеп китте ул. Нәрсә эзли, нәрсә югалткан?! Хәлидәләрнең йорты янасы кичтә хатынның йөрәге чемердәп оеган иде. Нәрсәдер сизенде Нурсөя. Бүген дә нәкъ шул хәл: йөрәкойый. Ул, ниндидер фаҗига буласын алдан ук тоеп, туктарга әзерләнә кебек. Аптырагач, хатын өй җыештырырга тотынды. Сәфәр кешесе артыннан идән юарга ярамый, диләр. Кунакның холкыкесәсендә генә: кайтыр да, хуш, апа, дияр.Нурсөя кызның сибелгән-таралган киемнәрен урындыкка элде. Зур сумканың замогыкаптырылмаган иде. Кул үзеннән-үзе тартмачыкка үрелде. Әй Нурсөя, Нурсөя. Озын борыныңны бер кыстырасың инде. Ник шушы шомыртларга эчең кытыклана икән? Хатынның чәч төпләре кызышты: шомырт берәү генә иде. Учына утлы күмер койдылармыни, ултартмачыкны сумкага ташлады. Бөтен гәүдәсен көзән җые #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Мәхәббәттәгөнаһбар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
327
0