Еракка китеп кара

Еракка китеп кара

Безнең авыл мунчала авылы булды. Кара таңнан күзләрен ертып торып кап сукты, кип сукты, чыпта үрде. Аларның һәрберсенең төрен аңлатыр өчен үзенә бер китап язарга кирәк булыр иде. Ә мин бу очракта китабыма сүз башы язарга гына алындым лабаса. Шулай да бу авыр, коллыктан да коллык хезмәте турында берничә сүз әйтмәсәм, сез шагыйрьнең ничек шагыйрь булганын, шәт, аңлап бетмәссез. Юкә урманы киселә. Агачның кабыгы салдырыла. Шул кабыклар суга салынып, рәт-рәт агач белән бастырыла. Үз вакыты белән судан алынып, кабыкка һәм мунчалага аерыла. Кабыгы белән каралты-кура, йорт түбәләре ябыла. Мунчала келәмнәре колгаларга эленеп, чаршау-чаршау киптерелә. Аннары сыйфатлары белән төрле-төрле затлылыкларга аералар да татар халкы дигән «колларга» тараталар.

Тэглар:

347

0