
Мирсәй Амир "Агыйдель"
6 нчы көн. #әдәбимарафон2025 Юк, бу йокыдан уяну гына түгел, бу – яңадан туу! Барлык кайгы-хәсрәтләрне, кыш буенча үтелгән дәресләрдән имтихан бирү авырлыкларын онытып, мәктәп стенасында үпкәләргә кунган тузаннарны юып, белем белән бергә мигә оялаган талчыгу «микроблары» н куып чыгарып, сабый баладай җиңеләеп, яңадан туу!.. Шундый бәхетле, шатлыклы, җиңел уяну иде бу! Агыйдел буе табигатенең никадәр матурлыгын, никадәр көчлелеген – аның төшкән күңелләрне күтәрү, сәламәтлекне ныгыту өчен кирәк булган барлык даруларга иксез-чиксез дәрәҗәдә бай табигать икәнлеген фәкать шул иртәдә генә сиздем булса кирәк. Югыйсә сабый чагым шул ук Агыйдел буеның ямьле сахраларында йөгереп, эшкә ярый башлагач та, шул ук җирнең печәннәре, саламнары арасында аунап узды бит. Ләкин бәләкәйдән үк авыр эшкә җигелү, һәрнәрсәнең кыен ягын, авыр ягын гына күреп үсү тойгыларымны тупасландырган булган, күрәсең, берсенә дә әһәмият бирмәгәнмен. Ә бүген!.. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #МирсәйӘмир #Агыйдел #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды
273
0