
5 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025
Ренат Харис "Хисемнең исеме" китабына кертелгән шигыре "БЕР СИН ГЕНӘ" Бер син генә түгел лә ул миңа болай караган - керфекләрен тарак итеп, күз нурларым тараган. Бер син генә түгел лә ул миңа болай омтылган - сагышлы чагымны күреп, күзләренә моң тулган. Бер син генә түгел лә ул миңа болай сүз дәшкән - акыллы киңәшләр биреп, бәхет юлы эзләшкән. Бер син генә түгел лә ул миңа болай җырлаган, кушылып бер сүз җырлашсам, куанычтан елаган. 206 нчы бит #РенатХарис #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #44
288
0