
Фирая Ихсанова " Татар кызына"
5нче көн. #әдәбимарафон2025 Буыннарга килгән мирасың бар, Бурычың зур дөнья күзендә. Син — милләтнең асыл йөзек кашы, Киләчәк ул синең йөзеңдә. Сакларсыңмы, акларсыңмы икән Мирасын син бөек халыкның? Өзелмәсме синдә татар рухы, — Гасырлардан килгән якты моң? Син — милләтнең асыл йөзек кашы, Асыл икәнеңне онытма! Туган телне, милли рухны тапшыр Балаларга, аннан — оныкка. Бурычың зур — тарих әманәте, — Киләчәккә алып барасы. Язмышыбыз синең кулда хәзер, Татар кызы, татар баласы! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФираяИхсанова #Татаркызына #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
275
0