
Физәлия Дәүләтгәрәева "Килен кызым"
6нчы көн #әдәбимарафон2025 Әйе, кызганычкамы, түгелме, кыз баланың язмышы шундый. Ул үзен дөньяга бар иткән, тырышлык салып үстергән, кеше иткән анасын түгел, кайнанасын карарга мәҗбүр, хәтта бурычлы. Әлфинур үз анасын да ташламый ташлавын. Авырлыкта үскән алты бала аналарын күтәреп кенә йөртмиләр. Юк, кодагые санаганча начар тәрбия бирмәде балаларына Фәһимә. Юкса, үсеп җиткәч, кеше булмаслар, юкка чыгарлар иде. Ә алар – бүген барысы да үз гаиләләренең күрке, таянычы, горурлыгы. Тормышта бик тә кирәкле хезмәт мәктәбеннән тыш, әниләре үз мисалында аларны көчле булырга, авырлыклардан курыкмаска, булган бәхетләренең кадерен белергә өйрәтте. Һәм тормышта мәрхәмәтле булырга, кеше булырга өйрәтте: "Яхшы яшәгез, балалар. Ничек яшәсәң дә, гомер үтә. Яхшы булыгыз..." Әйе, ничек яшәсәк тә, дөнья барыбыздан да кала. Хөршидәдән дә, Газимнән дә калды, Фәһимәдән, Әлфинурдан да калыр. Кеше үзеннән соң игелекле дәвамын, изге эшләр калдырыр өчен дөньяга килә. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФизәлияДәүләтгәрәева #Киленкызым #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
519
0