Физәлия Дәүләтгәрәева "Соңгы сер"

Физәлия Дәүләтгәрәева "Соңгы сер"

5нче көн #әдәбимарафон2025 Йә Раббем, кичерә күр. Кичерә генә күр. Кылган ялгышыбыз өчен үзебез җавап тотыйк... Рәфия карчык саташа башладымы, Аллаһыга ялваруы йөрәк түреннән иңрәп чыктымы, ыңгыраша-ыңгыраша әйткән сүзе өзелде. Янында кулларын тотып утырган Гөлкәй уянып киткәндәй булды. Әнисе ишеттеме, юкмы, кызы, күз яшьләрен башкача тыя алмыйча, карчыкның тезенә башын терәде һәм сулкылдады: “Әнием, әнекәем, сорама кичерүемне. Сорама зинһар миннән гафу. Синең минем алдымда энә очы хәтле дә гаебең юк. Әтиемнең дә. Шулай килеп чыккан икән, дөнья бит бу. Ә Усман өчен мин сезгә гомерем буена рәхмәтлемен, әнием...” Җаны күк белән җир арасында үзенә урын эзләсә дә, Рәфия карчык кызын ишетте. Бармакларын чак кыймылдатып кызының күз яшьләрен сөрткәндәй итте. Йөрәген таудай басып торган йөген бушаткач, хәтта җиңел сулап та куйгандай булды. Гөлкәй үрелеп әнисенең күзләренә карады. Йөзенә ниндидер җан тынычлыгы иңгән карчык ярым пышылдады: “Абыеңны... Рәвилне чакыр әле. Җаным чыкканчы әйтәсе сүзем бар..." #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФизәлияДәүләтгәрәева #Соңгысер #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

513

0