
Бар көчең жыеп син туз. Айшанур
Җылы сүз, ягымлы караш Ныгыта мәхәббәтне. Бер-береңә юл куймау Төшерә ул күңелне. Ягымлы караш ташласаң, Чәчәк ата ул, ныгый. Наз җитмәүдән мәхәббәт Шиңә-сула һәм корый. Бер-береңә юл куймау, Араларны суыта. Гел ачуланышып тору, Мәхәббәтне какшата. Гаиләдә булмый талашсыз, Тормышта бар да була. Беркайчан авыр сүз әйтеп Йөрәкне яралама. Тирән эз калдыра йөрәктә Әйтелгән һәр авыр сүз. Күңел калдырмаска тырыш Бар көчең җыеп син түз. Бер-берен хөрмәт итеп Яшәсә сөйгән ярлар. Алардан да бәхетле Булмастыр җирдә парлар.
Сылтамалар:
157
0