
Роберт Миңнуллин "Алма бабай" Балалар өчен шигырьләр 📚 XXXI #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь
6 нчы көн #әдәбимарафон2025 "Ява карлар, яңа карлар..." Ява карлар, яңа карлар Кышның ак гөлләре. Якты булсын, ап-ак булсын Илемнең көннәре. Ишетелеп торсын җирдә Балалар көлгәне. Ява карлар, яңа карлар Ак гомер юллары, Дәвам итсен гомер буе Тынычлык еллары. Яңгырасын җир өстендә Тынычлык җырлары. Ява карлар, яңа карлар Тынычлык карлары. Безгә бәхет алып килсен Тынычлык таңнары. Тыныч булсын илләр генә Жайланыр калганы! 13 нче бит #РобертМиңнуллин #Алмабабай #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш
255
0