Ф.Дәүләтбаев "Сайрый бер кош"

Ф.Дәүләтбаев "Сайрый бер кош"

6 нчы көн. #әдәбимарафон2025 Бәхетем - сине сөюдә. Пыскып янган күңел учагыма Өстәмәссең инде ялкынны. Гүзәлләр күп анысы дөньясында, Тик таба алмам синнән якынны. Хушлашырга, бәлки, иртәрәктер, Онытырга инде соңдыр ла. Мәхәббәтем истәлеге итеп, Гөлләр тезим китәр юлыңа. Абайламый кабат алдансам да, Кирәк түгел инде юату. Мәхәббәттә соңгы өметеңне Авыр икән, авыр югалту. Синнән ераклашып китеп барам, Төшенмичә йөрәк сереңә. Бәхетсезлек - сине югалту да, Ә бәхетем - сине сөюдә. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Дөньякүләмәдәбимарафон2025 #ФәнәвисДәүләтбаев #Сайрыйберкош #ТатнетныҮстерүФонды #Белемрадиосы #Нурлатмарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

521

0