
Ф.Дәүләтбаев." Сайрый бер кош"
#әдәбимарафон 5 нче көн. Ак чәчәкләр булып кар ява. Ак чәчәкләр ява, ак чәчәкләр... Ак чәчәкләр ява кар булып. Бөртек карлар бит очыңа куна, Иңнәреңә төшә сарылып. Көткән бәхет, тансык шатлык сыман, Ак чәчәкләр ява юлыңа. Күптән инде күңел хыяллана Синең белән бергә булырга. Карлы юлдан офыкларга таба Атлавың шул синең ялгызың. Яратасым килә гомерлеккә Сине, иркәм, сине - кар кызын. Гаҗәпләнмә, мәхәббәтем булып Чорнап алса сине кар-буран. Ак чәчәкләр булып кар яуганда, Хыялымда сине чакырам. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #әдәбимарафон2025 #ФәнәвисДәүләтбаев #Сайрыйберкош #ТатарстанКитапНәшрияты #ТатнетныҮстерүФонды #Белемрадиосы #Нурлатмарафончылары #58нчетөркем
231
0