"Бәхет кошым кайларда"

"Бәхет кошым кайларда"

6 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Фәния дә, балалар корпусына карап, күз яшьләрен сөртте. Ул да инде бераз ачыла төшеп, палатадашлары, якынча гына үз тормышы белән таныштырды. Фәния, тугыз балалы гаиләдә иң зурысы. Шуңа күрә, тугызынчыны тәмамлауга озын- озак уйлап тормады, сугыштан соң Казанда урнашып калган ерак туганнарына килеп сыенды. Туганнарының киңәше буенча төзүчеләр әзерли торган училищега укырга керде штукатур- маляр һөнәрен үзләштереп, Казандагы бер төзелеш идарәсенә эшкә дә урнашты. Эшен яратып башкарды ул. Бригадалары гел яшьләрдән тора, егетләр җырлый- җырлый измә изә, диварлар күтәрә, кызлар шул диварларны штукатурлый. Кичләрен бергәләшеп "пятачоклар" оештырып күңел ачалар, гармун көенә тузан туздырып бииләр, вальслар әйләнәләр. Шундый матур кичләрдә Фәниягә Мансур исемле егетнең күзе төште. Бетончы егет бер- ике атна Фәнияне озатып йөрде дә, кыеклап- мыеклап тормыйча, кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Кечкенә генә мәҗлес җыеп туйлаганнан соң торак мәсьәләсен хәл итәсе калды.

Тэглар:

183

0