#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 6  нче көн.  Разил ВӘЛИЕВ КЕШЕ

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 6 нче көн. Разил ВӘЛИЕВ КЕШЕ

Бу дөньяның мин бер кисәкчеге, Мин – кечкенә генә материк. Таулар да бар миндә, упкыннар да, Батырлык бар миндә, матурлык. Бу дөньяның мин бер кыйтгасыдыр… Урман миндә чәч дип атала… Минем кояш – бәхет, аем – шатлык, Яңгыр булып миннән тир тама. Кайгыларым җир тетрәве төсле, Сагышларым – гүя ак томан, Чишмәләрем – чиста күз яшьләрем, Ә сүзләрем – буран, җил сыман. Култык та бар миндә, бугаз да бар, Ике күзем ике күл кебек. Ә йөрәгем – утрау, утыра ул Дулкын күбегенә күмелеп. Тарих миндә – кәгазьдәге хәтер… Ак битләре инде аз аның. Очы да юк аның, уртасы да, Күреп булмый аның азагын.

Тэглар:

165

0