
Таһир Шәмсуаров "Көтә"
6 нчы көн #әдәбимарафон2025 Көтә Ак болытлар теләк тели, Юл догасы укый сала. Кайтмый кара туган җиргә, Ак яулыклы әни кала. Иңнәремә канат үсә, И авылым, син бар, дисәм. Бәлеш салган, мунча яккан, Әти исән, әни исән. Бүген шимбә, күчтәнәчен Ала, барлый күптән бала. Үзең монда, күңел анда, Гаепләмә инде, кала. Сагынганнар үзе белә, Минутлары елдай үтә. Ике пар күз тәрәзәдә, – Әти белән әни көтә.
162
0