Таһир Шәмсуаров "Кеше язда җиргә якыная"

Таһир Шәмсуаров "Кеше язда җиргә якыная"

5 нче көн #әдәбимарафон2025 Кеше язда җиргә якыная, Үзгәрә дә куя язларын. Сандугачлы шомырт чәчәкләре Сөйли аңа сөю, наз барын. Кеше язда җиргә якыная, Арына да кышкы киемнән. Гөрләвекләр белән йөгерә ул, Яланаяк чыгып өеннән... Кеше язда җиргә якыная, Язны көтү аны яшәтә. Җирдән күтәрелгән яшәү пары Томаннарга төреп яшәртә! Елмаюны язлар бирә аңа, Ул җыр көйли язга карата. Йөзе нурлануга гаҗәпләнмә,– Ул тормышны шулай ярата! Кеше язда җиргә якыная, Бу чынбарлык күптән язылган. Бәхет канатында очсын дисәң, Аермагыз аны языннан...

Тэглар:

421

0