
Радик Фәизов "Ак каз"
Сәвия - аргыяк кызы. Мәрьям кебек үк зифа буйлы, калын толымлы, түгәрәк балтырлы кыз бу. Әмма гәүдәсе юка, нәфис иңнәре матур. Сәвиянең зәңгәр күзләре зур, сөрмәле сыман, алардан кыюлык, шаянлык та, киң күңеллелек, ниндидер җылылык та сирпелә. Әтисе Васил абзый сугыштан әйләнеп кайтмады, әнисе Маһитап апай дүрт баласы белән тол калды. Сәвия шулардан иң олысы. Ул һәрвакыт чиста, пөхтә киенә, өйләрендә бик күп эшли, базарда сатарга шәл дә бәйли. Ул бүтәннәрдән ничектер олырак кебек, тәнәфесләрдә кызлар гел аның янына җыелалар, киңәш-табышны аннан сорыйлар.
Сылтамалар:
201
0