Радик Фәизов "Ак каз"

Радик Фәизов "Ак каз"

Сәүбәнгә килгәндә, ул инде безнең кебек черек бәрәңге, башак җыеп йөрмәде. Ул дәресләрдән соң тау астындагы тимерчелеккә төшеп китә, анда әтисенә булыша. Алар авылда әйбәт хәлле, таза тормышлы кешеләрдән. Сәүбәннең әнисе Гашия апай беткән саен ипи сала, хәтта казан кабартмасы да пешерә, аны идән астында гына тота икән, улы белән иренә генә ашата икән, дип сөйлиләр. Дөрестер, чөнки Сәүбән кайчак сумкасыннан без инде ничә еллар буена күрмәгән, әмма тәмен бик яхшы хәтерләгән казан кабартмасын чыгара. Майда кызарып пешкән, кабарып торган казан кабарт- масын!… Үзе әйбәт малай ул, кайчак калын телемле ипиен безгә дә бүлгәләп бирә. Сәүбән класста иң арткы партада утыра. Отличник түгел, тик укытучылар дәрес сораганда җавап бирмичә төртелеп калганы да юк.

Тэглар:

252

0