
"Бәхет кошым кайларда"
5 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Флүзә Зарифовна атна буена тынычландыра торган көчле дарулар, уколлар белән дәваланганын белерлек хәлдә булмады. "Тынычландыру" күлмәген дә атна буена салдырмадылар аның. Мескеннең хәленә керергә тырышып, Фәния белән Валя аның бит- кулларын юеш сөлге белән сөрткәләделәр, санитарлар эт итеп сүгеп, төрткәләп, эткәләп астын җыештырганда, кызганып, күз яшьләрен сөрттеләр. Ниһаять , бер атнадан, Флүзә тоныкланып калган күзләрем ачты, аптырап як-ягына каранып алды, ишетелер- ишетелмәс кенә, исәнмесез, дип эндәште. Валентина, шатлыгыннан яткан урыныннан сикереп торып, ә дигәнче Флүзә янына килеп җитте. -Ой, слава Богу! Очнулась наша Флюза. Как ты нас напугала! Спасибо врачам, а то мы уже так боялись за тебя. -Врачлар түгел, Аллаһ ярдәм итте аңа. Врачлар монда укол кадыйлар да, транквилизатор гына бирәләр. Моннан чыгуга чир тагын көчәя. Ул да әле соңгы тапкыр ятмаячак бу больницада.
Сылтамалар:
263
0