
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 5 нче көн. Фәүзия Мөхәммәтова Бәхет эзләп чыгып киттек
Бәхет эзләп чыгып киттек Төрлебез-төрле якка. Бәхет үзе торып калган Без үскән туган якта. Безгә ияреп китмәгән, Акыллы булган бәхет. Шул бәхетне саклап тора Без үскән нигез-тәхет... Адашып калгандыр диеп Уйлаганга күрәсең, Күңел түрендә йөртәбез Без ул бәхет сүрәсен! Ә читтәге чит бәхетне Кем куып тота алган. Балачак дип аталганы, Шөкер, сакланып калган. Белгәндер ул үзен эзләп Безнең бер кайтачакны. Сагынмаган кеше юктыр Самими балачакны! Сагынмаган кеше юктыр Бәхет дигән төшенчә, Балачакның үзе белән Бәйле булып өлешчә, Һәркайсыбыз өлешенә Тигән үз көмешедер. Читтә йөртүче язмыш та Т әкъдиребез эшедер..
186
0