Бишенче көн XXXI Дөньякүләм #ӘдәбиМарафон "Тау артыңда кояш бар"

Бишенче көн XXXI Дөньякүләм #ӘдәбиМарафон "Тау артыңда кояш бар"

Кунактан мин авыр уйлар белән кайттым. Гомерләре читтә үткән апаларның өзми-куймый туган як турында сөйләшүләре, шулхәтле сагынулары мине таң калдырды. Монда яшәү күпкә кызыграк, җиңелрәк кебек югыйсә, Көзен дә, кышын да жылы, кибетләрдә жаның ни тели - шул бар. Җиләк-җимеш арзан. Бай, житеш тормыш. Әлмәттә, хәтерлим әле, азык-төлек кибете киштәләрендә рәт-рәт балык консервлары гына тезелеп тора иде. Май, колбаса ише әйберләрне талонга гына бирәләр. Кибеттә ипи-сөт алып торганда, кайдандыр кайткан бер абзый, мыскыл итеп: - В России нищета, с голоду помрёшь, — дигән иде. Ә монда бит оҗмах! Белеп сагынулары түгелдер. Йә андагы хәлләрне белмиләрдер. Фатыйма апага шулай дигәч, ул баш чайкады: -Әй, туганым, кешедә тамак кайгысы гына түгел бит. Җан дигәнең барыбер кендек каны тамган җиргә тарта...124 нче бит #ӘдәбиМарафон2025 #РәмзияГабделхакова #Тауартындакояшбар 81 нче бит #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #китап

Тэглар:

256

0