Тапшырылмаган хатлар

Тапшырылмаган хатлар

Искәндәр! Бу хатны мин өзеп-өзеп, ялгыз калган минутларымда язам. Яза башлавыма байтак вакыт үтте, ә ахырына, соңгы сүземә һаман җитә алмыйм әле. Хатларымда аңлашылмый торган урыннар, әйтелеп бетмәгән фикерләр булса, гафу ит. Күрәсең ич, балалар турында яза башлаган идем. Галиуллинга күчкәнмен. Кайчагында шундый озын хатлар язуыма кәефем дә китә. «Ни   өчен язам?» – дип, үз-үземә сораулар бирәм. Йөрәккә тулган шул. Бушанасым килә. Ә вакыт-вакыт, хатларда кузгатылган мәсьәләләрнең тирәнлегенә төшенеп, аларны «Ана хатлары» исемендә газетага да язасым килә.

Тэглар:

237

0