4 нче көн. Мәхәббәттә гөнаһ бар. Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА

4 нче көн. Мәхәббәттә гөнаһ бар. Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА

Туннарны, «килешми» дип, сатучының кочагына томырдым. Җир шарын аркылыга-буйга гизгән ир, күккә җиде баскыч терәп, айдагы тәкәббер янына менәргә тиеш иде. Мөгаен, агачтан чокылган акбүз ат абзар нүешендә череп ятадыр. «Бүләкне үзең эзләп килерсең, кызый», — дип язмышлар юраган әүлиядан тагын ни көтәсең. Матур әкият, билгеле. «Башым авырта» сылтавы белән фатирыма кайтып аудым. Җанда зилзилә купкан иде. Ирләр шундый төрле-төрле микәнни соң? Берсе «яратам» дия-дия хыянәт итә, ә икенчесе, яшьлектәге хыялына тугрылык саклап, ялгыз картая… Кич белән автобус мине бистәгә илтеп куйды. Ике катлы таныш йортның эчендә-тышында утлар гөлтләгән: ишегалдына энә төшсә, ялтырап күренә иде. Әкрен генә абзарга атладым. Күңел һаман әкияткә ышанмый иде. Ә әкиятләр чынбарлыктан да көчлерәк икән. Яп-якты аран уртасында тышауланган акбүз ат басып тора иде. Менә ул муенын бу якка табан борды һәм төсе уңган ялларын тузгытып кешнәп җибәрде. Аның да күзләре, хуҗасыныкы кебек, моңсу иде…

Тэглар:

488

0