Җәвит Шакиров "Минем күңел"

Җәвит Шакиров "Минем күңел"

4 нче көн Сине миндәй беркем яратмас... Бу дөньяда сине беркем дә Мин аңлаган кадәр аңламас! Сөю тулы серле күзләреңә Мин караган кебек карамас! Бу дөньяда күпме эзләсәң дә, Миндәй яратучы табылмас! Табылса да, сөю ялкыннарын Мин кабызган кебек кабызмас! Бу дөньяда сине күрә алмый Минем кебек беркем торалмас! Синең хәлләреңнең ничеклеген Миннән башка беркем сорамас! Бу дөньяда синең чәчләреңә Миндәй назлап беркем кагылмас! Синнән башка ничек яратканны Аңлый торган кеше табылмас! Беркем сине миндәй сагынмас, Кочагыңа кереп сарылмас! Йөрәк кылларыңа кагылмас! Сине минем кебек яратучы Дөньясында бүтән табылмас!

Тэглар:

197

0