4 нче көн. Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә- җыры кала"

4 нче көн. Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә- җыры кала"

Соңгы елларда кызның ризалыгыннан башка никах укыган өчен бер-ике мулланың указы ычкынган иде. Бу мәсьәләне «Йолдыз» гәзите бик күзәтеп бара, аның һәр санында муллаларның кыңгыр эшләрен чеметкәләп торалар. Өйлә намазына дип тәһарәт яңарткан хәзрәт үзенең фамилиясен шул секундта «Йолдыз» битендә итеп күз алдына китерде. Алла сакласын, Алла сакласын... Шәяхмәт урынына келәткә карт хәзрәт үзе керде. Келәт ишегенең аратасын тыкты да идәндәге түшәктә тәгәрәп елап яткан буй җиткән кыз янына утырды. -Асыгыз, кисегез, мулла абзый  җаным, яратмыйм шул уҗым бозавын,- дип, кыз калку күкрәкләрен калтыратып елады.

Тэглар:

250

0