
Физәлия Дәүләтгәрәева "Югалган ана"
4нче көн #әдәбимарафон2025 Сөмбел чыгып киткәч, Илүс тагын тәрәзә янына килде. Баягы хатын инде күренми, ул киткән якны ишеп яуган карлы яңгыр каплаган иде. Ирексездән Илүснең зиһененә: “ Югалган әни...” – дигән сүзләр килде. “Югалган әни... Еллар буе көтә торгач, менә табылдың да. Тик шатлыгы гына юк бу табылуның. Тагын югалдың...” Илүснең йөрәгендә кузгалган җәрәхәт тагын, сулкылдап, үзен сиздерде. Җан сызлавын укол казап кына басып булмый шул... Илүснең куллары үзеннән-үзе телефонга үрелде. Бу арада әзрәк йончып торган әнисе Саниянең тавышын трубкадан ишеткәч, Илүснең күңеленә гадәти тынычлык белән бергә ниндидер рәхәт тойгы кайтты: “Әни, хәерле көн. Хәлең ничек, әни?.." Тапкан түгел, баккан – ана, димәсләр иде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФизәлияДәүләтгәрәева #Югалганана #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
315
0