4 нче көн. Мөмкинлек бир. ФәнәвисДәүләтбаев

4 нче көн. Мөмкинлек бир. ФәнәвисДәүләтбаев

4 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Мөмкинлек бир Күз төшәрдәй гүзәлләр күп җирдә, Йөрәгемә якын син генә. Сары яфрак сарган сукмагыбыз Илтсен иде, иркәм, сөюгә. Моңсу карашыңны читкә төбәп, Соң дияргә генә ашыкма. Тик ихластан синеияратырга Мөмкинлек бир миңа - гашыйкка! Күктә парың җуйган ялгыз коштай Өзгәләнә күңел син юкка. Сүндермәче өмет чаткыларын, Араларны, иркәм, суытма. Синең дәшмәү, синең битарафлык - Атлар кереп булмас бусага. Мөмкинлек бир миңа яратырга Тик хыялда гына булса да.

Тэглар:

283

0