Айшанур.

Айшанур.

Иң кыйммәт нәрсә ул - вакыт, Булмый аны сатып алып. Бирелә һәркемгә бушлай, Ләкин булмый кулда тотып. Тотып карап та булмый, Җыеп куеп та булмый. Узган гомерне санасаң Күңел бер дә ышанмый. Эшләп алып та булмый, Кибетләрдә дә сатылмый. Узып киткән ул вакытны Кире кайтарып та булмый. Кемгә күпме бирелгәнен Алдан белеп тә булмый. Күпме калган вакытны да, Ни өчендер санап булмый.

Тэглар:

455

0