
4 нче көн Нәбирә Гыйматдинова "Мәхәббәттә гөнаһ бар"
#әдәбимарафон2025 ...Хатын, кулын йодрыклап, кат-кат күзләрен уды. Иртәнге томан белән өретелеп, таудан Хәлидә төшә иде. Ул туп-туры Нурсөяләргә табан атлый. Йа Ходай, моңарчы төнлә генә җанлана иде, ә бүген... Нурсөя кычкырып-кычкырып догаларын укырга кереште. Ләкин өрәк килә дә килә иде. Чү, хатын саташа түгелме соң? Нинди Хәлидә ди, кунак кызы лабаса бу! Кара-кара, атлап йөрешләре тач Хәлидәнеке! — Таң әтәчләре дә уянмаган, син аяк өстендә, — дип мыгырданды Нурсөя. — Ишек ачылганын да ишетмәдем. — Син каты йоклыйсың, апа. — Йоклар сиңа! Минем ярты гомерем уяу үтте. — Борчуларың күптер, апа. — Каян? Җан кыйнарга исерек ирем юк, тәүфыйксыз балам юк, усал каенанам юк, ут үрләтеп талашыр күршем юк. — Нәрсәдер эчтән кимерә, димәк. — Анысы синең хәсрәт түгел, бала. Әйтми дигәч тә теге. — Ачуланма инде, апа. Алиянең күзләре яшьләнгән иде. Әйтерсең керфекләренә чык бөртеге кунган! Һәркемнең үз уе да үз моңы шул. Моның да күңелендә бер-бер сагыш кошы талпынадыр. Чит җирләр, чит кешеләр. Элеккеге елларда зур укулардан студентларны бәрәңге җыярга җибәрәләр иде, хәзер әллә нинди мода: риваять, әкият, хикәят, фәлән-фәсмәт. Әти-әнисен дә сагынадыр, шәт. — Әйдә, бистәнең ала каргалары белән дуслаштырам. — Кызгану хисе Нурсөяне йомшартты. — Аларда сүз буа буарлык. Берсенең салам бөртеге хәтле гайбәтеннән икенчесе кибән өя. Урман аша үтеп, бистә башына кергәндә генә арттан машина кычкыртты. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Мәхәббәттәгөнаһбар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
482
0