
4нче көн. Әлфия Төхвәтуллина. Ачылмаган сер ул - Мәхәббәт!
4нче көн. #әдәбимарафон2025 Тапшырылмый калган назлар Һәр ел саен ашыга -ашыга килә, Шашып, ярсып, ташып сихри язлар. Йөрәкләрдә һаман тулы әле Тапшырылмый калган сөю-назлар. Шул бер язда бәлки күрешербез, Йөрәкләрне тик йөрәкләр аңлар Күңелләрдә хисләр актарылып Ташып агар тиге сөю-назлар. Бер дулар да -тынычланыр йөрәк, Җәйге рәшә, көзге тынлык үтәр. Кырларында нидер өмет итеп, Җаннар гына кабат язлар көтәр. Ә ул язлар. . . Ымсындыргыч язлар Иләс күңелләрне мең кат алдар. Язмыш өзгән җепне, бәлки, вакыт Бүләк итеп кабат үзе ялгар. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ӘлфияТөхвәтуллина #АчылмаганСерУлМәхәббәт #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ЧабаксарЯңаЗаман #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
235
0