
Әдәби марафон 2025
3нче көн Зиннур Хөснияр “Парлы бию” Кеше сүзеннән куркып, бәхетен дә таба алмыйча яшәүче кешеләр бар бит бу дөньяда. «Ә бу юлы Сабантуй алдыннан авылга алар кайтып төшкәч, бар халык «аһ!» итте. Моннан егерме еллап элек әти-әниләре каргышыннан куркыпмы, бәлки, авылның гайбәтче теленнән гарык булыптыр, дөресрәге, кеше чәйнәвеннән туеп бугай, авылдан җәяүләп чыгып качкан иде алар. Төн уртасында, урам тәрәзәләренең күзенә чалынмыйча гына лапас артындагы бәрәңге бакчалары аша авылны ташлап китеп, шуннан бирле күздән югалган һәм телләрдән дә төшкән иде инде Зөфәр белән Фәйрүзә» #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #БелемРадиосы #Китап #ТатарТеле #Әдәбият #ҮзҮсеш
92
0