
Әдәби марафон 2025
2нче көн Равилә Шайдуллина-Мурат “Әти киткәч” Әлеге шигырьне үз күңелем аша үткәреп укыдым. Әти киткәч Әти киткәч, гармун күреге дә Иңрәп куйды, кинәт тартылып. Әти уйнамагач, таныш моңнар Чыга алмый аннан саркылып. Әти киткәч, чалгы янаучы юк. - Печән чабылмый ул чалгысыз. Әти киткәч, кулдан эшләр төште, Ятимләнеп калдык, чарасыз. Әти киткәч, кем озатсын хәзер Улын-кызын сөеп, кочаклап?!. Кунак китә. Капка баганасын Ялгыз ана кала кочаклап. Ана кала ялгыз, саклар өчен Нигез дигән изге учакны! #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #БелемРадиосы #Китап #ТатарТеле #Әдәбият #ҮзҮсеш
101
0