
Рәфкать Шаһиев " Минтавылга кайттым"
4нче көн. #әдәбимарафон2025 Мин авылга кайттым әле үзем генә, Кояш баеп бара иде үз көенә. Туган йортны күреп, җаным мең сөенә, Кайту рәхәт әти салган үз өеңә. Тәрәзәгә төшкән шәфәкь кызыллыгы, Һәм сүрелгән җәйге көннең кызулыгы Сокландыра авылымның хозурлыгы, Тауларының биеклеге һәм зурлыгы. Тәрәзләрдән миңа яран гөлләр карый, Карт алмагач салмак кына чәчен тарый. Ишегалды яшел келәм – ул да ярый, Каршы алыр кешем генә каршыламый... Мин авылдан бер ялгызым китеп барам. Күптән инде җөйләнде күк йөрәк ярам. Тик шулай да, ерагаймый һаман арам, Хыялымда әнкәй дәшә: «Кайт син, балам!» #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәфкатьШаһиев #Минавылгакайттым #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
190
0