
"Бәхет кошым кайларда"
4 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Фәния, йокы аралаш саташып, кем белән бер сөйләшеп, Флүзәнең уйларын бүлде, кемдер йомышын йомышлап, шыгырдык караватына менеп ятты. Дару тәэсиреннән мамык кебек йомшаган аякларын көчкә кузгатып, Флүзә дә, барыбер йоклап булмасын аңлап, тәрәзә янына барып басты. Тонык пыяла аша, агач ботакларының җилдә чайкалганы сизелә. Флүзәгә шул мизгелдә һава җитмәгән кебек тоелды, тыны кысылды. Ул тәрәзә рамын ачмакчы булып тәрәзә ручкасын йолкып алды, йодрыклары белән дөбердәтеп тәрәзәне төя башлады. -Тәрәзәне ачыгыз! Үләәм! Буылам, буылып үләм, һавага чыгарыгыз мине, дип кычкырып, ушын җуйды. Исәнгерәгән палатадашлары аңгы- минге килеп уянганчы, палатага санитарлар йөгереп керде, алар артыннан йокылы- уялы табибә белән шәфкать туташы да килде. Санитарлар Флүзә Зарифовнаны аяк- кулларыннан күтәреп, караватына салып, озын җиңле, табан астына җиткән озын күлмәк кидереп,кулларын карават тимеренә бәйләп куйдылар. Шәфкать туташы укол кадагач, Флүзә тынычлап йокыга талды. Валя куркуыннан агарынып, моннан ничек кенә исән сау котылырга инде дип баш ватса, Фәния, санитарлар килеп кергәч, улым килде, дип сөенеп китте. Тик ак халатлы санитар егетләр, аңа игьтибар да итмәгәч, башын иеп уйга калды. Чын тормыштан бик нык аермалы булган "желтый" больницада да тормыш дәвам итте.
Сылтамалар:
438
0