4 нче көн #әдәбимарафон Ренат Харис

4 нче көн #әдәбимарафон Ренат Харис

#әдәбимарафон2025 Ренат Харис "Хисемнең исеме" китабына кертелгән шигыре "МӘХӘББӘТ ЯРАСЫ" Язларым ялгыз үттеләр, жәйләрем узып бара. Бигрәк татлы сызлый икән мәхәббәт салган яра. Мин бит гел сине уйлыйм, якынлашырга кыймыйм. Күзләребез очрашса да, эчемә шатлык сыймый. Жәйләр юаныч бирмәде, гөлләрне сары сара.... Һаман тирәнәя генә мәхәббәт салган яра. Мин бит гел сине уйлыйм, якынлашырга кыймыйм. Күзләребез очрашса да, эчемә шатлык сыймый. Қышыма ялгыз керимме - син шуны уйлап кара. Әҗәлдән дә яман икән мәхәббәт салган яра.172 нче бит #РенатХарис #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

261

0