Әдәбимарафон2025  4 нче көн

Әдәбимарафон2025 4 нче көн

Карт каен. Бакча башындагы карт каенның, Бала чактан беләм тарихын. Туксан яшьләр бардыр ахрысы, Шактый калын булды кайрысы. Күрше әби күз карасы кебек, Үз баласы кебек карады. Бер ботагын бездән сындырмыйча, Җаны-тәне белән саклады. Ялгыз каен булып үсте шулай, Күпне күрде каен башлары. Шул гомердә ничә тапкыр икән, Җил давыллар кыйнап ташлады. Ничә тапкыр икән бозлы яңгыр, Коеп яуды ялгыз каенга. Кар бураны сызгырып кына үтте, Ак каенның үзәгенә җитте. Бирешмәде каен, озак еллар буе, Шулай чибәр килеш яшәде. Язлар җиткән саен яфрак ярып, Чуклы тәлгәш аны ямьләде. Бу каенны белмәгәннәр юктыр, Ничә буын аңа сокланды! Соңгы еллар... бетеренде каен, Ботаклары сыгылып сыкрады. Күрше әби дә юк, инде күптән, Каенны да беркем какмады. Берничек тә күз алдына килми, Шул каенсыз бакча башлары. Саҗидә Мансурова

Тэглар:

305

0