
Ф.Дәүләтбаев."Сайрый бер кош".
#әдәбимарафон 4 нче көн. Шулкадәр дә якын син җанга. Гыйшкым көчле, мәңге сүнмәс төсле, Шулкадәр дә якын син җанга. Син - кадерлем, син - газизем минем Син - кояшым сөю дөньямда! Мәхәббәтнең сүнмәс балкышыдай, Син - кояшым минем күңелдә. Артыгына булмас өметләнеп, Миңа бәхет сине күрү дә! Миңа бәхет - синең назлы караш, Пакь уйларың, ихлас сөйләмең. Нинди бәхеткә тап булуны Аңлап бетермисең әле син. Тасвирларга сүзем, көчем җитмәс - Сөюемнең чиге юк сыман. Син җанымның бер кисәге, ахры, Күрми торсам, шундук юксынам. Тормышның матурлыгын тоеп яшим, Бу дөньяда тик син булганга. Гыйшкым көчле, мәңге сүнмәс төсле, - Шулкадәр дә якын син җанга. #ТатарстанКитапНәшрияты #ФәнәвисДәүләтбаев #Сайрыйберкош #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #Белемрадиосы #Миллионтатар #Нурлатмарафончылары #58нчетөркем
497
0