
Радик Фәизов "Ак каз"
Башак җыюы шулай кыен, ә менә инде черек бәрәңге җыю… Анысын инде киләчәк буыннарга Ходай үзе күрсәтмәсен! Ашлык басуы ул әле бераз нык, камыллы. Анда аякка чабата киеп тә кереп була. Ә менә бәрәңге басуында берни дә юк. Анда инде чабатаңны салып куеп яланаяк керергә туры килә. Юкса, ике адым да атламыйсың, баткак җир синең чаба- таңны киндерәсеннән өзеп алып кала. Яланаяк керәсең, аяк шунда ук җиргә бата, ә аста әле туң да эремәгән, таеп торган бозлавык. Аның зәһәр салкыны табаннарыңны көйдереп ала, басу өстенә килеп керүгә борыннан су тама башлый. Куллар белән пычрак ерып бәрәңге эзлисең, куллар бозга төртелә, үзәкләргә үтеп туңа башлый. Менә шулай җыябыз без ул черек бәрәңге дигәннәрен. Өйләдән соң кичкә кадәр. Ә иртәгә иртән тагын мәктәпкә барасы бар.
Сылтамалар:
262
0