#Әдәбимарафон  4 нче көн

#Әдәбимарафон 4 нче көн

"...Икенче көнне халык сугыш турында гына сөйләде. Күбесе бу сугышның бик кыска булачагы, бер-ике атна, күп дигәндә, бер айга гына сузылачагы турында фаразлады. Германиянең умрау сөяген сындырып, күп башлы «мировой капитализм» аждаһасының фашизм дигән башын бөтенләй кыркып ташлап, үзен кабергә тыгачаклары турында ялкынлы телмәрләр тоттылар. Кибетләр кинәт бушап калды. Азык-төлеккә, сабын-шырпыга хаклар кискен күтәрелде. Фашист очкычларының төнге бомбага тотулары ешаеп, көн саен кабатлана башлады. Алар, гомумән, портны һәм шәһәр тирәли урнашкан хәрби гарнизоннарны бомбага тоттылар. Тормыш капылт авырайды..." 13 нче бит #ХисаметдинИсмәгыйлев #Нәзифә #Казанутлары #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #БелемРадиосы #миллионтатар

101

0