
4 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Илсөяр Иксанова “Өннәремдә күргән төшләрем бу
Өннәремдә күргән төшләрем бу, Өннәремә кергән төшләрем: Күргәнем бар канат ныгытканда Кош баласы егылып төшкәнен... Зәңгәр күкләр алдадымы шулай — Кош баласы, кая ашкындың? Талпынганда чиксез киңлекләргә Упкын йотты... Кемгә аш булдың? Минем дә бит якты хыял белән Канат җилпеп очар көннәрем. Саташулы шушы төшне күрдем — Һәм... сискәнде кинәт өннәрем. Төшме, өнме барыбер... Һәлакәтнең Барлыгына күңел төшенде. Төшкә кергән өндә килә диләр, Юрамагыз минем төшемне! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ИлсөярИксанова #Өннәремдәкүргәнтөшләрембу #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
Сылтамалар:
184
0