3 нче көн. Сайрый  бер кош.ФәнәвисДәүләтбаев

3 нче көн. Сайрый бер кош.ФәнәвисДәүләтбаев

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Сайрый бер кош, үзегемгне өзеп, Куаклыкта- кунып талына. Мин шул кошны тыңлыйм әсәрләнеп, Тынгы тапмаганда җаныма. Сайрый бер кош, тормышка ямь өстәп, Бигрәк моңлы аның тавышы. Юып алган сыман бер миәгелдә Юкка чыга йөрәк сагышы. Сайрый бер кош, җилпеп канатларын- Җиргә кунып, күктә талпынып. Белгәнгәме моңга сусаганны, - Һич кенә дә тормый тартынып. Сайрый бер кош, онытылып күктә, Кисәкләргә телеп бәгырьне. Ә чынында хыял кинлегендә Сайраган кош син ул, кадерлем! Мәхәббәттә үзеңә тиң итеп, Җырның аша кемне сайлавың? Кем булса да риза-бәхил, иркәм, Тик тынмасын гына сайравың!

Тэглар:

555

0