3 нче көн. Галия ӘХМӘТОВА. Төшемнән килгән ярым...

3 нче көн. Галия ӘХМӘТОВА. Төшемнән килгән ярым...

Сез төшләргә ышанасызмы ул? Ә аларның кабул булачагына? Күпләр көндез ни күрсәм, төшемә шул керә диючән. Ә бит алар киләчәк тормышны да әйтеп бирә икән. Бары тик игътибарлы булырга гына кирәк... Мин ах итәрлек чибәр кыз түгел идем. Янып торган сыйныфташларым янында хәтта төссезләнеп кала идем кебек. Егетләрдән дә артык игътибар тоймадым. Алар минем белән бөтенләй кызыксынмадылар, мин дә сикереп төшмәдем. Ләкин аның өчен борчылмадым, үземне ялгыз итеп тә хис итмәдем. Әни миңа: «Мәхәббәт барыбер киләчәк ул», – дия иде. «Тышкы кыяфәткә дә, холыкка да карамый, бары тик килә», – дип, тагын да «үсендереп» җибәрә. Мин үпкә тотмыйм аңар. Ул – барлык совет чоры әниләренең бер вәкиле. Ул заманда хәзерге кебек баланы мактап, иркәләп-назлап утырмадылар. Эш белән тәрбияләгәннәр, күрәсең. Сабыр булырга өйрәткәннәр. Өлешемә тигән егет игътибарын көтеп утырмадым, билгеле, үземә ошаган шөгыльләр белән мәшгуль булдым. Укыдым, һөнәр алдым... Шулай 25 ел үтеп киткәнен сизми дә калганмын. Күпчелек дус кызларым кияүгә чыгып, ир назына төренеп, бала сөя башладылар. Күңел төпкелендә мин алардан көнләштем... Хатын-кыз җиргә сөелергә һәм ана булырга килә бит ул. Аның миссиясе шул! Минем дә җитди мөнәсәбәтләр корасым килә башлады. Хатын-кыз романнарында язылганча, кемнеңдер йөрәгемне яулап алуын теләдем. Мине үзенә каратыр өчен романтик адымнарга баруын күз алдына китердем. Шулай, бик озак вакыт хыяллар чынга аша ул дип, үземне тынычландырдым һәм өметләндем.

Тэглар:

240

0