Җәвит Шакиров "Минем күңел"

Җәвит Шакиров "Минем күңел"

Хисләр төсе Ничек матур! Күргәнегез бармы, Бер агачта күпме төсләр бар? Күңелдә дә шулай: төсләр кебек Иксез - чиксез, дөнья хисләр бар. Хиснең төсе булмый, дисәләр дә, Буладыр ул, нишләп булмасын? Ул үзеңнән тора: кайчак тонык, Кинәт яктырып та куясың. Мин хисләрнең бары ачык төстә Булганнарын гына яратам. Ямьсез, каралары чорнап алса, Саф хисләрем белән таратам. Шулай инде, хәзер нишләтәсең, Кеше төсле түгел хисләрем. Дөрес түгел инде, дисәгез дә, Минем китми хәзер исләрем. Уй - хисемнең төсе ниндилеген Әйтә алам бүген үзем дә. Күктә янган кояш нинди төстә - Нәкъ шул төсле минем хисем дә!

Тэглар:

279

0