
Әмимрхан Еники.Әйтелмәгән васыять
3 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем Әмма ләкин Акъәби биек тау башындагы зиратта әнә шулай ялгызы гына торып калса да, үзенең фани дөнья белән аерылып бетмәвен тагын бер тапкыр балаларының исенә төшерде. Хикмәт шунда, кызы Гөлбикә Юлкотлыда карчык өен карап торучы әлеге күрше хатыны Гарифәгә кыска гына хат язып, әсәйләренең август ахырында вафат булуын хәбәр иткән иде. Озак та үтми, Гарифәдән дә Акъ-әбинең үлүенә бик хәсрәтләнеп, күрше-тирәнең аны бик кызганып елауларын әйтеп, инде бахырның өе ятим калды, аны нишләтергә уйлыйсыз, дип борчылып язган хат килә. Хат артыннан ук карчыкның колхоз машинасына салып җибәргән иске яшел сандыгы да килеп төшә. Күрәсең, яхшы күңелле Гарифә үзенчә бер изгелек эшләргә теләгәндер инде, ләкин монда ул сандыкны берәү дә әле көтми иде. Яңа гына кичергән кайгы-мәшәкать аркасында, гомумән, Юлкотлыда калган өй-нигез турында да, башкасы турында да уйлашырга өлгермәгәннәр иде. Инде менә әсәйләренең үзе белән бергә картайган, буявы да уңып беткән иске сандыгы: «Мин сезнеке, мине нишләтәсез?» — дигәндәй, Гөлбикә квартирына килде дә керде. Гөлбикәгә бу сандык бик таныш иде, кайчандыр аның шушы сандык өстендә курчак уйнаган чаклары да бар иде, кинәт күргәч, әллә нишләп китте, бер мәлгә аптырап-каушап калгандай булды. Аннары исенә килеп, тиз генә агасы Суфиянга шалтыратты. Шул ук көнне кичкә таба агасы белән җиңгәсе Мария Васильевка, зур уллары Геннадийны да ияртеп, алар-га килеп тә җиттеләр. ан белән агартасы...
222
0